16+

"Рифат Фәттахов белән конфликтка кермәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?”

Бу сорау күпләрне борчый бугай. Җырчы Азат Абитовка да биргәннәр бу сорауны.

Бу сорау күпләрне борчый бугай. Җырчы Азат Абитовка да биргәннәр бу сорауны.

Бу хакта Рифат Фәттахов үзенең телеграм-каналында язган. Укып карыйк әле.

"Бик күпләрне борчыган (шул исәптән – мине дә) сорауга җавап бирде бит әле күптән түгел Азат Абитов.

Бер журналист : «Рифат Фәттахов белән конфликтка кермәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?” – дигәч, Азат: “Контрактны бозмаска кирәк!” – диде. Афәрин, Азат! Рәхмәт алтын сүзләреңә.

Без Азат белән 7 ел буе, Аллага шөкер, бик матур, бер-беребезне аңлап эшләдек. Азатның әти-әнисенә дә моның өчен бик зур рәхмәт!

Контракт тәмамланды, әмма хезмәттәшлек, дуслык дәвам итә. Азат , Гөлсирин белән бүген шул хакта килештек. Рәсми төстә, тиешле документларга кул куеп.

Азатка, Гөлсирингә яңа иҗади уңышлар телим. Ә нәни кызчыгыбыз Сылуны үзебезнең офиста ешрак күрергә өметләнәбез!"

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading