16+

Рифат Фәттахов Марат Яруллин турында: “Яруллинның бу малае 3 яшенә кадәр имгән икән...”

Танылган продюсер Рифат Фәттахов яшь җырчы Марат Яруллинга мөнәсәбәтен белдерде.

Танылган продюсер Рифат Фәттахов яшь җырчы Марат Яруллинга мөнәсәбәтен белдерде.

Рифат әфәнде Фәттахов якташы, яшь җырчы Марат Яруллинның концертында булганнан соң, аның турында фикере һәм күпләр белмәгән фактлар белән уртаклашты.

“Мин Маратны бик бәләкәй чактан беләм. Ул – минем якташым, авылдашым, хәтта кардәшем дә. Безнең гаиләләр, башта әбиләребез, аннары әти-әниләребез аралашып, йөрешеп яшәделәр. Бу туганлык, Аллага шөкер, бүген дә дәвам итә.

Җырчы  турында безнең халык гел сөйли инде. Дөресен дә, гайбәтен дә.

Ә Марат безнең авылда тумас борын халык теленә керде. Хәтерлим, авыл хатыннары сөйләшәләр: “Яруллинның бу малае 7 айлык туган икән”, “Яруллинның бу малае 3 яшенә кадәр имгән икән!”, “Яруллинның бу малае 2 яшендә җырлый башлаган икән, үзе имә, үзе җырлый икән...”. (Сүз уңаеннан, мин үзем дә 3 яшемә кадәр имгәнмен).

Соңрак инде Марат турындагы сүзләр җитдиләнә башлады: “Яруллинның бу малае Мәскәүгә киткән икән...”, “Яруллинның бу малае Алла Пугачевада җырлап йөри икән...”.

Маратның Казандагы концертында мин кич буе уйланып утырдым. Шулай инде, продюсерлыкка килгәч, рәхәтләнеп бер генә концерт та карый алган юк.

Мин Марат Яруллин кемгә охшаган, кемне кабатларга тырыша икән, дигән сорауга җавап эзләдем. Бездә шулай бит инде: яшь җырчы килеп чыгуга аны чагыштыра башлыйлар. Кемнедер Илһам Шакиров дәвамчысы итеп күрергә телиләр, кемнеңдер тавышында Хәйдәр Бигичев аһәңнәрен ишетеп алалар...

Ә менә Марат Яруллин беркемне дә кабатламый, ул беркемгә дә охшамаган! Аның үз тавышы, үз стиле, үз манерасы бар! Ә бу – Зур артист булу өчен төп алшарт.

Ә менә аның язмышында, иҗади биографисендә мин бөек авылдашыбыз Рәшит Ваһапов белән охшашлык күрәм. Марат та, Рәшит абый кебек, Казанга Мәскәү аша килә. Бик тиз халык мәхәббәтен яулый. Һәм 20 ел буе татар сәхнәсен, татар эстрадасын үз кулында тота.

Татар эстрадасында шәп җырчылар күп. Әмма барыбер яңалык кирәк. Яңа исем, яңа сүз кирәк.

Ышанып әйтәм: бүгенге татар эстрадасы өчен яңа исем, яңа сүз ул – Марат Яруллин!”, - ди Рифат әфәнде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading