16+

Ринат Рахматуллин мобилизацияләнгән егетләргә концерт куйды

Популяр җырчы Ринат Рахматуллин “Казан-Экспо”га мобилизацияләнгән егетләр янына барып кайтты.

Ринат Рахматуллин мобилизацияләнгән егетләргә концерт куйды

Популяр җырчы Ринат Рахматуллин “Казан-Экспо”га мобилизацияләнгән егетләр янына барып кайтты.

“Якын дусларым Рамил белән Рафаэль чакыруы буенча “Казан-Экспо”га мобилизацияләнгән егетләр янына бардык. Алар якташлары – Чистай һәм Алексеевскидан мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм илтте. Ватсап төркемендә ярдәм җыю төркемен ачып, тиз арада 200 мең сум тирәсе акча җыйдылар. Һәм шул акчага якташларына ике тапкыр гуманитар ярдәм илттеләр.

Беренче барганда, полигонда концерт куйдык. Анда шулай ук Венер Сәлимов та килде. Машина кузовында җырладык. Икенче баруда “Казан-Экспо”да иҗатташ дустым ИлГәрәй белән җырладык. Мобилизацияләнгән егетләр шулкадәр канәгать калдылар. Кушылып җырлап биеделәр. “Безне аңлаган өчен рәхмәт сезгә! Россия! Россия!” – дип озатып калдылар. Исән-имин кайтырга язсын”, - дип сөйләде Ринат Рахматуллин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading