16+

Ринат Татарстан өчен чыгыш ясарга булган

Үземнең тарихи Ватаным өчен чыгыш ясарга телим, ди спортчы.

Үземнең тарихи Ватаным өчен чыгыш ясарга телим, ди спортчы.

Катнаш сугышчан сәнгать (ММА) төрендә иң яхшы сугышчыларның берсе саналган Ринат Фәхретдинов Татарстан өчен чыгыш ясый башлаячак.

Милләте буенча татар булган спортчы Мордовиянең Белозерье авылыннан. Татарстан өчен чыгыш ясау карарын ул күптән түгел генә кабул иткән. Бу хакта инстаграмда Дөнья татарлары төркеме җиткерде. Хәбәрдән аңлашылганча, Татарстан һәм Мордовиянең Катнаш сугышчан сәнгать федерацияләре Россия берлегенә хат юллаган инде.

– Үземнең тарихи Ватаным өчен чыгыш ясарга телим, – дигән спортчы.

25 яшьлек Ринат моңа кадәр барлык очрашуларда да диярлек җиңү яулады, күпчелек көндәшеннән беренче раундта ук өстен чыкты.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading