16+

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Гөнаһларымны бик яхшы беләм"

Ришат Фазлыйәхмәтов "Үкенмә" дип исемләнгән яңа җыр чыгарды.

Ришат Фазлыйәхмәтов "Үкенмә" дип исемләнгән яңа җыр чыгарды.

"Бу җырга аерым аңлатмалар биреп тору, бәлки, кирәк тә түгелдер, барыбер языйм әле. Минем әнинең яратып әйтә торган сүзләре бар иде: «Улым, кеше каядыр ялгыша икән, артыннан сөйләп йөрмә, йөзенә карап әйт, төзәт, беркайчан да тәнкыйтьләмә. Үткәнеңә үкенеп яшәмә, дүрт аяклы ат та абына, иң мөһиме, киләчәгеңне нурга күм»,- дия иде. Әнинең сүзе закон, шулай итәм дә.

Һәрбер изгенең үткәне, һәрбер гөнаһлының киләчәге бар. Тормыш үзе тигезли ул барын да. Минем юлымда да төрле кешеләр очрады, «дус» булып йөргәннәр дә, чын дуслыкның ни икәнен төшендерүчеләр дә, югалтулар, табулар да... Әй, санап китсәң... Аннан соң, үзем дә «ак карга» түгел, гөнаһларымны бик яхшы беләм, шулай ялгыша-ялгыша яшәргә өйрәнәсең икән, ансыз никак.  Барыбыз да бер чама инде, плюс, минус. Килешәсезме? Шуны әйтәсем килә: Әйдәгез үткәннәргә үкенмичә, үпкә сакламыйча яшик әле. Бер-беребезне изгелеккә, яхшылыкка өндик. Начарлыкны аны кем дә булдыра. Җырым да шул турыда", - дип язган Ришат.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading