Җырчы Ришат Төхвәтуллин кызыклы да, кызганыч та хәлгә юлыккан. “Здравие Алтая” газетасы аның фотосурәтен реклама рәвешендә файдаланган. Фото янында мондый текст та бар: “Гомер буе тулы гәүдәле булдым, комплексларым бар иде. Спорт белән шөгыльләнә алмый идем, чөнки буыннарым авыртты. Яшь барган саен бу көчәйде генә. 1 тапкыр диетада утырдым, бераз ябыктым. Әмма соңрак авырлыгым тагын кайтты. Берсендә миңа газета килде һәм анда ябыгыр өчен кабул ителә торган препарат турында язылган иде (препаратның исемен күрсәтмибез — ред.). Мин 21 килога ябыктым. Бу препаратны һәр кешегә дә тәкъдим итәм. Борис, Екатеринбург шәһәре”, - диелгән.
Ришат шул газетаны фотога төшереп куйган һәм: “Бу шарлатаннарга ышанмагыз. Мин беркайчан да таза булмадым һәм артык авырлыктан интекмәдем. Бигрәк тә препаратлар кабул итмәдем. Күп нәрсә күргән булды, әмма монысы беренче тапкыр”, - ди.
Язылучылары арасында бу хәлне кызык итеп кенә кабул итүчеләр бар. “Могҗизалы препараттан соң Борис Ришатка әйләнгән. “Хито-худин” эчкәннән соң гына җырлый да башлаган”, “”Эчем катты көлеп. Иртәгә Бориска концертка барабыз”, “Шулай итеп гомер буе алдадыңмы безне, Борис? Татарчаны озак өйрәндеңме?” дип язганнар алар Ришатка.
Комментарийлар