16+

"Ривьера"дан хастаханәгә китерелгән малайның хәле ничек?

«Ривьера»да агуланган 9 яшьлек малайның әнисе «Татар-информ» хәбәрчесенә улы үзен яхшырак хис итүе турында сөйләгән. Хәзер аны реанимациядән палатага күчергәннәр.

«Ривьера»да агуланган 9 яшьлек малайның әнисе «Татар-информ» хәбәрчесенә улы үзен яхшырак хис итүе турында сөйләгән. Хәзер аны реанимациядән палатага күчергәннәр.

Гаилә Пермь краеннан аквапаркка өченче тапкыр килгән. Ул көнне аның улы җәйге террасадагы бассейнга су коенырга китә. Малайны бу бассейнда беренче коенуы түгел. Әмма балалар тавыннан өченче тапкыр шуып төшкәч, ул буыла башлый. Бераздан малай әнисе янына йөгереп килә. Хатын-кыз сүзләренчә, бу вакытта аның улы бик нык кычкырган һәм күкрәгенә ишарәләгән.

«Ул нидер сулавын, ютәлли башлавын, бөтен җире авырта башлавын сөйләде. Якын-тирәдә башка балалар юк иде, алар ераграк иде», — дип сөйләде Людмила.

Аквапарк медпунктында ашыгыч ярдәм чакырталар, шуннан соң баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр. Малайны реанимациягә озаталар. Хәзер табиблар баланы палатага күчергән, ул үз хәленә кайта.

«Аквапарк хезмәткәрләре бу хәл башланганнан бирле минем белән элемтәдә. Алар безне бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итә, баланың сәламәтлеге белән кызыксына», — дип уртаклашты ханым.

Бу хәлдән соң иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәткән өчен җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшендә бердәнбер шикләнелүче — 52 яшьлек Илдар Гарипов. Ул баш инженер урынбасары вазифасын башкара һәм су әзерләү, шул исәптән анда дезинфекция чараларын контрольдә тоту өчен җавап бирә.

Бүген тикшерү Казанның Яңа Савин районы судына Гариповны сак астына алу турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Әмма суд ирне кулга алмый — аны суд залыннан ук азат итәләр.

Гүзәл Хөсәенова, Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading