16+

«Ризван Хәмид татар драматургиясенең эталоны иде»

Кичә күренекле татар драматургы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмид белән хушлаштылар. Драматургка 75 яшь иде.

Кичә күренекле татар драматургы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмид белән хушлаштылар. Драматургка 75 яшь иде.


Ризван Хәмидне соңгы юлга Татарстан урамындагы үз фатирыннан озаттылар. Аны озатырга татар зыялылары - язучылар, артистлар, режиссерлар, галимнәр җыелган иде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

- Ризван Хәмидне без 30дан артык сәхнә әсәре авторы буларак беләбез. Бу әсәрләр, күп телләргә тәрҗемә ителеп, Россиянең күп сәхнәләрендә куелды. Талантлы драматургыбызга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык хас иде, - диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Ризван Хәмидне татар драматургиясенең эталоны дип атады.

- Ризван Хәмид ниндидер югары уку йортларында укытмаса да, аның шәкертләре бик күп булды. Ул безнең драматургиягә юл күрсәткән аксакалыбыз иде, - диде берлек рәисе.

Драматург белән соңгы көнгә кадәр аралашып яшәгән Мансур Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, ул соңгы көнгә кадәр язган.
- Ул соңгы көнгә кадәр язган, - диде соңгы көнгә кадәр драматург белән аралашып яшәгән Мансур Гыйләҗев. - Кичә без Ркаил Зәйдулла белән аның язу өстәлендәге язуларын өйрәндек. Бәлки алар басылыр да әле. Ризван ага гаҗәеп юмарт, гаҗәеп тугры, гаҗәеп ихлас кеше иде. Бүгенге көндә бу сыйфатлар милләтебезгә генә түгел, җәмгыятькә дә җитешми. Без шушы сыйфатларга омтылырга тиеш. Шул чакта гына Ризван абыйның җаны тыныч булыр. Хуш, Ризван ага, без сине юксынырбыз!

Ризван Хәмид Казан шәһәренең Киндерле зиратына җирләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading