16+

РКБ каршында ачылган йогышлы авыруларны дәвалаучы вакытлыча хастаханә башка эшләмиячәк

Төгәл бер атнадан соң республиканың баш хастаханәсе гадәти эш форматына кайтачак.

Төгәл бер атнадан соң республиканың баш хастаханәсе гадәти эш форматына кайтачак.

РКБ каршында оештырылган йогышлы авыруларны дәвалаучы вакытлыча госпитальгә коронавируслы пациентларны башка китермәячәкләр, чөнки ул үз эшчәнлеген туктатты.

Бер атнадан соң республиканың баш хастаханәсе гадәти форматтагы эшенә кире кайтачак. Хәзер медицина учреждениесе бинасында дезинфекция, юу-чистарту эшләре үткәрелә. Шуннан соң хастаханәдә планлы госпитализация һәм тикшерү үтүләр янәдән башланачак, шулай ук Травматология үзәге яңадан ачылачак.
Коронавирус пандемиясе аркасында РКБның гадәти эш графигына кайбер үзгәрешләр кертелгән иде, хәзер пациентларны кабул итүне торгызу өчен хастаханә коллективы өч сменада эшләргә планлаштыра.

Фото: rkbrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading