16+

РКБда өстәмә Covid бүлекләре ачыла

Татарстанның Республика клиника хастаханәсендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен өстәмә бүлекләр ачылачак.

РКБда өстәмә Covid бүлекләре ачыла

Татарстанның Республика клиника хастаханәсендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен өстәмә бүлекләр ачылачак.

Яңа бүлекләр Республика йогышлы авырулар хастаханәсе табибларына ярдәм буларак 2 октябрь көнне эшли башлар дип көтелә.

“Коронавирус инфекциясе расланган пациентларга акушерлык, махсуслаштырылган терапия, хирургия, травмотология юнәлешендә ярдәм күрсәтү бүлекләрен ачабыз. Республика клиника хастаханәсендә бай фәнни базасы булган күппрофильле клиника мөмкинлекләре бар. Шуңа да без каты авырган пациентларны үзебезгә алачакбыз. ОРВИ авырулары кискен артканда, чирләгән кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтү бик мөһим. Сүз коронавирус инфекциясе белән авыручылар, авырлы хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, юл һәлакәтенә очраучылар турында бара”, - диде баш табиб урынбасары Марсель Миңнуллин.

Республика клиника хастаханәсе гадәти режимда эшләячәк. Авыруларны дәвалау, кирәк очракта хастаханәгә салу эше дәвам итәчәк. Биредә ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандыра табиблар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading