16+

“Рәхәт” новелласына анализ ясадылар. Анкета ярдәмендә. Шулай да эшләп була икән бит!

Казанның 171 нче гомуми урта белем бирү  мәктәбендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган “Очар кошлар юлын эзләр” дип исемләнгән II ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе узды.

Казанның 171 нче гомуми урта белем бирү  мәктәбендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр иҗатына багышланган “Очар кошлар юлын эзләр” дип исемләнгән II ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе узды.

Әлеге чараның төп максаты – Зиннур Хөсниярнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, укучыларда фәнни тикшерүнең күнекмәләрен формалаштыру; халкыбызның тарихы, мәдәнияты, милли үзенчәлекләренә кызыксыну тудыру; укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.

Конференция 5 секциягә бүленгән иде. Монда “Зиннур Хөснияр иҗатында милләт темасы”, “Зиннур Хөснияр иҗатында моң темасы”, “Татар әдәбиятында тема һәм образлар”, “Матур әдәбиятта әдәп-әхлак темаларының чагылышы” һәм “Класстан тыш сәгатьләрдә “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналларын куллану”  буенча  эшләр кабул ителде. Барлыгы 86 кешенең фәнни-эзләнү юллаган булган. Алар арасыннан 30 катнашучы 2 нче турга үткән.

– Конференциядә катнашучыларга бер генә теләгем: интернет яки китапларда булган мәгълүматны, ягъни язучының биографиясен сөйләп вакыт әрәм итәргә кирәкми. Аны үзебез дә табып укый алабыз. Күбрәк балаларны, мәктәп укучыларын әсәр белән дөрес таныштыра белү турында сөйләргә кирәк. Ул бит укытучының эзләнүе. Менә “Рәхәт” новелласына анализ ясадылар. Анкета ярдәмендә. Шулай да эшләп була икән бит! – диде күренекле әдип Зиннур Хөснияр. 

171 нче  гомуми урта белем бирү мәктәбендә конференция уңаеннан татар теле укытучылары да чыгыш ясады. Алар гына балаларда мәктәп чорыннан башлап әдәбиятка, язучыларның әсәрләренә мәхәббәт уята ала. 

Зиннур Хөсниярнең кызы да конференция эшеннән читтә калмады. Зилә Фәйзуллина үзе үк балалар матбугатын җитәкләп бара, “Сабантуй” һәм “Салават күпере” журналларының баш мөхәррире. Конференциядә тәкъдим иткән эшеннән тыш, ул әтисе белән бәйле хатирәләрен дә искә төшерде. Әлеге мизгелләр фәнни чараны аеручы җылыта алды. 

Конференция азагында 3 нче, 2 нче, 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булган катнашучылар бүләкләнде. Язучы иҗатына, китапка игътибарны арттыру өчен дә мондый очрашуларны уздырырга кирәк шул. 

Адилә Илалова

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading