Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, югары технологияләр ярдәмендә, 2025 елга авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген 25 процентка арттырып булачак, дип саный. Бу хакта «Известия» басмасы хәбәр итә.
- Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2025 елга федераль фәнни-техник программа эшләнде. Аны тормышка ашырганда, без авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән фәнни оешмалар лицензияле килешүен 50 процентка арттырырга ниятлибез. Бу исә 2025 елга авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген 25 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтә Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Петербург халыкара икътисади форумы трибунасыннан.
Ткачев сүзләренчә, хәзердән үк Россия авыл хуҗалыгын югары технологияле инновацион тармак буларак әйтеп үтәргә була: роботлар ит, балык эшкәртә, «акыллы» машиналар үсемлекләрне сканерлый һәм чүпләрне юк итә, ә пилотсызлар чәчүлекләрне контрольдә тота һәм уңышны фаразлый.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы инновацияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәлелекне үстерүдә, үзкыйммәтне киметүдә, әйләнә-тирә мохиткә начар тәэсирне бетерүдә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерә. Аның сүзләренчә, соңгы ун елда Россиядә бөртеклеләрдән уңыш 40 процент чамасы үскән, ә азыкны конверсияләү, мәсәлән, дуңгызчылыкта, киресенчә - 1,5 тапкырга кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар