16+

Роман Шәйхетдинов: “Мин Иннополиска күбрәк кеше җыя алырбыз дип уйлаган идем”

Быел Татарстан Республикасының Дәүләт порталы аша 9 миллиард сум акча күчкән. Гадәттә республика халкы интернет-сервислар ярдәмендә коммуналь хезмәт һәм штрафлар түли икән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2016 елга нәтиҗә ясаган вакытта әйтте.

Быел Татарстан Республикасының Дәүләт порталы аша 9 миллиард сум акча күчкән. Гадәттә республика халкы интернет-сервислар ярдәмендә коммуналь хезмәт һәм штрафлар түли икән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2016 елга нәтиҗә ясаган вакытта әйтте.


Хәзерге вакытта интернет-сервис ярдәмендә 240 муниципаль хезмәт белән куланып була. Республиканың Дәүләт порталында 1,8 миллион шәхси кабинет теркәлгән. Ай саен анда 20 мең кеше теркәлеп бара икән. 2017 елга портал белән кулланучылар санын 2 миллионга җиткерергә исәплиләр. "Услуги РТ" мобиль кушымтасынан да кулланучылар саны 112 меңгә җиткән. Быел порталда кеше өчен шактый мөһим булган берничә яңа сервис булдырылган. Автомобильнең техник халәтен үзгәртү өчен хәзер ЮХИДИ бүлегенә барып торасы юк. 2017 елда да үзгәрешләр булачак. Фатирның планын үзгәртергә рөхсәт алу өчен Дәүләт порталы аша гына чиратка басып булачак.

Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, электрон хезмәтләр республика халкына коммуналь хезмәт өчен түләү башкарган вакытта 120 мең сум акчаны янда калдырырга ярдәм итә.

Министрның икенче искә алган проекты - ул Иннополис шәһәре. 2016 елның декабрь аена биредә 34 IT-оешма теркәлгән, тагын 5се партнер буларак эшли. Якын киләчәктә тагын 13 кеше Иннополис резиденты булырга мөмкин.
- Мин Иннополиска күбрәк кеше җыя алырбыз, ел ахырына бер меңгә кадәр җиткерербез дип уйлаган идем. Киләсе елга шәһәрдә яшәүчеләр саны ике тапкыр артачак. Иннополисның төп тарту көче ул, әлбәттә, эшләргә мөмкинлек, яшәргә урын булу. Яңа оешмаларны алу өстендә эшлибез. Хәзер "Алабуга" махсус икътисади зона белән билгеле бер тармакта сыйфатлы эш күрсәтә алган оешмаларны гына җыя башлыйбыз. Иннополис резиденты булу җиңелләрдән түгел, - диде министр.

Хәзерге вакытта Иннополис университетында 600гә якын студент белем ала.
Киләсе елга министрлык җәмәгать транспортлары өлкәсендә эшләүче электрон сервис булдырырга планлаштыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading