16+

Роман яз һәм ярты миллион от!

Татар телендә язылган әдәби әсәрләргә кабат бәйге игълан ителде. Бу, беренчедән, язучыларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге һәм иҗатка этәргеч бирсә, икенчедән, кесә калынайтуның бер ысулы булып тора. Ә бүләк фонды, чыннан да, саллы – салымнарсыз 3 млн. 895 мең сум.

Татар телендә язылган әдәби әсәрләргә кабат бәйге игълан ителде. Бу, беренчедән, язучыларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге һәм иҗатка этәргеч бирсә, икенчедән, кесә калынайтуның бер ысулы булып тора. Ә бүләк фонды, чыннан да, саллы – салымнарсыз 3 млн. 895 мең сум.

Мондый бәйге икенче тапкыр уздырыла. Беренчесе 2020 елның ноябрендә  игълан ителгән иде. Җиңүчеләрне агымдагы елның февраль аенда бүләкләделәр.
Конкурсны  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге үткәрә. Иң яхшы әсәрләр “Казан утлары” журналында бастырылачак. 

— Узган бәйгегә килгән әсәрләр “Казан утлары”ның портфелен бик нык баетты һәм аның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин аларны башка редакцияләргә дә бирде. Шул конкурска 15 роман язылган икән, безнең әдәбият әле яши һәм үсә дигән сүз. “Үсә” –  әлбәттә, шартлырак сүз. XX гасырда – Совет чорында, цензура булуына карамастан, бик зур язучылары бар иде. Аларның биеклеген саклап калу да, минемчә, бүген бик зур уңыш булыр, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Аның сүзләренчә, бәйгегә быел үзгәрешләр кертелгән. Шуларның берсе – әдәбият галиме Дания Заһидуллина тәкъдим иткән әдәби тәнкыйть мәкаләсе һәм рецензия. 

—  Бу, минемчә, бик урынлы тәкъдим, чөнки безнең әдәби тәнкыйть өлкәсе бик аксый дип, гел зарланабыз. Хәтта бөтенләй юк диючеләре дә бар. Әлбәттә, китап чыккан уңайдан сирәк-мирәк рецензияләр күренгәли, ләкин барысына да түгел. Күп кенә әдәбият сөючеләр нинди китап чыкканын, нинди әдәби процесс барганын белмичә дә кала. Аны бит менә шушы рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре күрсәтергә тиеш. Һәм әдәбиятта нинди яңа юнәлешләр бар, нинди яңа язучылар килеп чыккан – болар барысы да, минемчә, әдәби тәнкыйть миссиясенә керә, – дип фикерен белдерде Ркаил Зәйдулла.

Узган елгы эш нәтиҗәләреннән чыгып, тагын бер үзгәреш кертелгән – бу юлы бер номинациягә бер тәхәллүс белән генә әсәрләр җибәрергә ярый. 
Жюри әгъзалары әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте һәм яңалыгы, тел-сөйләм төзеклеге һәм матурлыгы, текстның заманчалыгы буенча бәяләмә бирә.
Иң зур бүләк роман номинациясенә әзерләнгән. I урын яулаучыга 500 мең сум каралган. 

Әсәрләр “Повесть”, “Хикәя”, “Поэма яки шигырьләр шәлкеме”, “Повесть (үсмерләр әдәбияты)”, “Хикәя (үсмерләр әдәбияты)”, “Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар әдәбияты)”, “Кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты)”, “Әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия” номинацияләре буенча – 2023 елның декабреннән, ә “Роман” номинациясе буенча 2024 елның февраленнән дә соңга калмыйча кабул ителә. 

Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләрне “Казан утлары” журналы редакциясенә (420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт) юлларга кирәк. Бәйгенең барлык шартлары белән Татарстан Язучылар берлеге сайтында танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading