16+

Роналду сурәте - Илсур Метшин идеясе булган

Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренчә, "Рамада" кунакханәсе каршындагы Роналду графити-сурәте шәһәр мэры Илсур Метшин идеясе булган. Әлегә бу сурәтне җанатарлар карый алмый. Кунакханә ишек алды бары футболчылар кайтып киткәч кенә ачылачак.

- Кубок алдыннан кунакханәләрне караганда Илсур Метшин өч катлы йортны ошатмады. Танылган спортчыны Казан үзенчәлекле сәламләргә тиеш, диде ул. Роналду сурәте көтмәгәндә туган идея. Ул шәһәрнең йөзек кашларының берсе булыр, - диде Татьяна Прокофьева. Графитиның авторы - Яр Чаллы рәссамы.

Әлбәттә, Казан графити сурәте белән генә чикләнмәгән. Шәһәрне төрле чәчәк бәйләмнәренә күмү өчен генә дә 50 миллион сум акча тотылган.

- Бер сезонда гына шәһәрне матурландырып булмый. Бүген Казан белән сокланалар икән, бу күп еллык эш. Ел әйләнәсендә Казанны матурландыру буенча зур эш башкарыла. Әле җәяүлеләр, велосипед юлларын рәткә китерәсе бар. Кремль яр буе Миллениум күперенә кадәр озынайтыла. Кабан күле яр буе чемпионатка әзер булачак. Инде бу җәй азагына аның бер өлешен тапшырабыз. Казан урамнарында милли орнаментлар тагын да ешаячак. Әлбәттә, Роналду кебек баш әйләндергеч проектлар да уйлап табарга тырышырбыз, - диде Татьяна Прокофьева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading