16+

Роспотребнадзор: 60 процент хезмәткәр коронавирустан вакцина кадатырга тиеш

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдергәнчә, коллективлардагы 60 процент хезмәткәр коронавирустан прививка кадатырга тиеш.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдергәнчә, коллективлардагы 60 процент хезмәткәр коронавирустан прививка кадатырга тиеш.

Беренче чиратта, бу, куркыныч төркеменә керүче медицина хезмәткәрләре, шулай ук мәгариф, транспорт, хезмәт күрсәтү һәм 60 яшьтән өлкәнрәк өлкән кешеләргә кагыла.

"Бүгенгә хезмәт коллективларына прививка ясатырга кирәклеге турында аңлату эшләрен алып баруны тәкъдим итәм. Ни өчен нәкь менә 60 процент хезмәткәр вакцина кадаткан булырга тиеш? Бу инфекциянең массакүләм таралуына, хастаханәләрнең чамадан тыш тулылыгына китермәс, сәламәтлек белән бәйле катлаулыклар килеп чыкмас өчен тәкьдим ителә", - дип чакырды Патяшина.

Бүгенгә вакцина кадату ирекле. Ә туклану предприятиеләре өчен хәтта бонуслар да бар: әгәр эхемзәткәрләрнең бөтенесе дә прививка ясаткан икән, димәк, кафелар төнлә дә эшли алачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading