16+

Роспотребнадзор Казан блогерын судка биргән

ТР буенча Роспотребнадзор Казан блогеры Дамир Манжуковка карата судка дәгъва белдергән, ул ведомство бинасында коронавирусны ачыклаучы тестлар аркасында җәнҗал оештырган иде.

ТР буенча Роспотребнадзор Казан блогеры Дамир Манжуковка карата судка дәгъва белдергән, ул ведомство бинасында коронавирусны ачыклаучы тестлар аркасында җәнҗал оештырган иде.

"Без Роспотребнадзорның эшлекле абруен яклау максатында дәгъва белдердек, чөнки гражданның мондый вазгыять кысаларында үз-үзен шулай тотуы дөрес түгел. Алай гына да түгел, җәмәгать урынында битлексез булганы өчен дә аңа карата беркетмә төзедек, ул безгә идарәгә килеп, хезмәткәрләребезгә тиешсез сораулар биреп карады, җәнҗал куптарды. Һәм суд аңа карата карар чыгарды, аның буенча 7,5 мең сумга җаваплылыкка тарту каралган. Бүгенге көндә эшлекле репутацияне яклау турындагы дәгъва судта карала, һәм аның безнең файдага булачагына ышанам", - дип хәбәр итте ТР буенча Роспотребнадора идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.
Узган елның ноябрь аенда блогер Манжуков җәнҗал чыгарган иде, аның дусты чит илдән кайткач, аэропортта катгый рәвештә ковидны ачыклаучы тест  тапшырудан баш тарткан. Шушы хәлләрдән соң, алар Роспотребнадзор идарәсенә килеп җәнҗал куптарганнар, үзләренең кыланмышларын телефон камерасына төшереп барганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading