16+

Роспотребнадзор: Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү өчен нигез юк

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән бәйле вазгыять тотрыклы кала.

Роспотребнадзор: Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү өчен нигез юк

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән бәйле вазгыять тотрыклы кала.

Авыручылар саны аз гына артуга карамастан, Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү өчен нигез юк, дип хәбәр итте бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе - ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина.

Хәзерге вакытта СОVID-19 белән авыручылар һәм шул чиргә шикле кешеләр белән элемтәгә кергән 717 татарстанлы үзизоляциядә тора. Авыручылар арасында һәр бишенче кеше- пенсионер, шуларның 17% ы 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Патяшина билгеләп үткәнчә, коронавирус йоктыру куркынычы булып җәмәгать транспорты тора һәм чирдән иң яхшы саклану чарасы  - маска киеп йөрү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading