16+

Россия мөселманнары диния нәзарәте дини күпхатынлыкны рөхсәт итте

Күпхатынлыкның төп шарты булып ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора.

Күпхатынлыкның төп шарты булып ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора.

Россия мөселманнары диния нәзарәтенең голәмәләр советы, ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез мөнәсәбәтләре шартларында, Россия мөселманнарына дүрт дини никах төзергә рөхсәт итте, дип хәбәр иткән “РИА Новости”га Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов. Әлеге фетваны чыгарган советның киңәйтелгән утырышы кичә булган.

"Ир-атка бер үк вакытта икенче, өченче яки хәтта дүртенче хатын белән дини никах төзү мөмкинлеге турында карар кабул ителде. Сәламәтлеге буенча хатын бала табарга сәләтсез булса, репродуктив яше яки башка объектив сәбәпләр аркасында, әйтик, ир белән хатынның җенси яктан туры килмәвенә бәйле рәвештә бу рөхсәт ителә. Хатынның бала табасы килмәү факты да исәпкә алына", – дип сөйләгән Аляутдинов.

Дин эшлеклесе хәбәр иткәнчә, күпхатынлыкның төп шарты булып ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора.

"Ул барлык хатыннарны бертөсле матди тәэмин итүдә, һәркайсына аерым торак бирүдә, килешү буенча барысы белән вакыт тигез уздыруда чагыла. Әгәр бу шартлар үтәлмәсә, ир-атка күп хатынлык рөхсәт ителми, – дип өстәгән мөфти. – Никахта торучы ир-ат шулай ук хатынына икенче бер хатын белән никахлашырга нияте турында хәбәр итәргә тиеш. Ул бу хакта хәбәрдар булмаса һәм моның белән килешмәсә, никахны өзүне таләп итәргә хаклы (ислам нормалары буенча)".

Моннан тыш, никахта торган ир тагын бер дини никах төзегәндә барлык балаларны да уллыкка алырга, шулай ук нотариаль рәвештә васыять рәсмиләштерергә тиеш булачак.

Фәтва нигезләмәләре дини никахта торучы ир белән хатынның хокукларын һәм бурычларын аңлата, алар Россия гаилә законнары нормаларын алыштырмыйлар, дип билгеләп үтә Аляутдинов. Ул закон ЗАГС дәүләт органнарында махсус таныклык бирү белән төзелгән бер генә никахны таный, дип аңлата ул. "Дини никахта гына торган хатын-кызның хокуклары юридик яктан беркетелмәгән. Безнең дин белеме аңа хокукларын саклап калу өчен кирәкле гамәлләрне башкарырга ярдәм итәчәк" дип сүзен йомгаклаган мөфти.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading