Россия Президентын сайлауда катнашу, икенче тавыш бирү көненең Мәскәү вакыты белән, 8:40 сәгатькә 36,5% тәшкил итә, бу Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге мәгълүматларыннан күренә.
Беренче сайлау участоклары Камчатка һәм Чукоткада пәнҗешәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 23:00 сәгатьтә ачылган. Җомга көнне 9:00 сәгатьтә Россиянең иң көнбатыш төбәгендә — Калининград өлкәсендә тавыш бирү пунктлары эшли башлаган.
Сайлауларда 2,6 миллионга якын россияле вакытыннан алда тавыш биргән.
Өч көн дәвамында сайлау участоклары җирле вакыт буенча 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Тавыш бирү 17 мартта тәмамланачак.
Президент вазифасына дүрт кандидат дәгъва итә: Леонид Слуцкий, Николай Харитонов, Владислав Даванков һәм Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар