16+

Россиядә 2025 елдан пенсияләрне икеләтә индексацияләячәкләр

2025 елда пенсияләряңа кагыйдәләр буенча — елга бер тапкыр түгел, ә ике тапкыр индексацияләнәчәк.

2025 елда пенсияләряңа кагыйдәләр буенча — елга бер тапкыр түгел, ә ике тапкыр индексацияләнәчәк.

Бу түләүләрнең пенсиянең күләменә ничек йогынты ясаячагы турында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның профессоры Наталья Проданова сөйләгән.

 Ул сүз картлык, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсия алучы россиялеләр турында барганын искәрткән. Индексациянең беренче этабы соңгы еллардагы кебек 1 гыйнвардан түгел, ә 1 февральдән булачак. Аның күләме узган елгы инфляция дәрәҗәсенә бәйле булачак һәм 4,5% тәшкил итәчәк. Икенче индексация 2025 елның 1 апреленнән 2,2% ка узачак. Бу якынча гына — ул тулысынча 2024 ел өчен инфляция буенча мәгълүматларга бәйле булачак. Асылда, шул рәвешле пенсияләр 2019 елга кадәр индексацияләнде. Әмма хәзер индексациянең яңа формуласы кертелә, ул элеккегегә караганда отышлырак булырга мөмкин. Шунысы мөһим, пенсияләр эшләмәүчеләргә дә, эшләүче пенсионерларга да индексацияләнәчәк",— дип йомгаклаган Иванова-Швец.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading