16+

Россиядә медицина югары уку йортларында дистанцион укытуны тыярга мөмкиннәр

Россия Дәүләт Думасында урта медицина һәм фармацевтика белем бирү өлкәсендә бары тик электрон һәм дистанцион белем бирүне тыюны кертә торган канун проекты турында фикер алышачак.

Россия Дәүләт Думасында урта медицина һәм фармацевтика белем бирү өлкәсендә бары тик электрон һәм дистанцион белем бирүне тыюны кертә торган канун проекты турында фикер алышачак.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин бу хакта үзенең Telegram-каналында хәбәр итте, инициатива медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, дип ассызыклаган ул.

Володин белдергәнчә, канун проекты Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина белеменең типик өстәмә һөнәри программаларын эшләү һәм раслау вәкаләтләрен беркетүне күздә тота. Шулай ук мәгариф оешмаларын Росздравнадзор бәяләмәләрен алырга мәҗбүр итәргә тәкъдим ителә. Бу таләп үтәлмәгән очракта, укучылар башка учреждениеләргә күчереләчәк.

Дәүләт Думасына депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан әлеге канун проекты узган елның июнендә кертелгән. Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү буенча профильле комитеты инициативаны хуплаган һәм аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим иткән.

Володин яңа технологияләрне һәм диагностика ысулларын нәтиҗәле куллану өчен табибларның һәм урта медицина персоналының квалификациясен күтәрүнең мөһимлеген ассызыклаган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading