16+

Россиядә социаль салым чигерүләренең күләме артты

2024 елның 1 гыйнварыннан салым чорында тотылган чыгымнарның максималь гомуми күләме (балаларны укытуга һәм кыйммәтле дәвалауга тотылган чыгымнар минусыннан тыш) 150 мең сум тәшкил итә.

2024 елның 1 гыйнварыннан салым чорында тотылган чыгымнарның максималь гомуми күләме (балаларны укытуга һәм кыйммәтле дәвалауга тотылган чыгымнар минусыннан тыш) 150 мең сум тәшкил итә.

Бу хакта Дәүләт Думасында искә төшерделәр.

Тотып калуны физик затлар кеременә салым түләүче Россия гражданнары алырга мөмкин. Салым салына торган рәсми кереме булмаганнар мондый ташламаны ала алмыйлар. Пособие алучы эшсезләр дә салым тотып калудан файдалана алмыйлар.

Баланы укыткан өчен физик затлар кеременә салым буенча салым чигерүе тәкъдим иткән вакытта исәпкә алына торган чыгымнарның максималь күләме 110 мең; белем алу, дәвалану (моңа гаилә әгъзалары да керә) һәм дарулар сатып алу өчен 150 мең сум тәшкил итә.

Дәүләтнеке булмаган пенсия тәэминатына ирекле пенсия иминияте һәм тормышны ирекле иминиятләштерүгә, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә, бәйсез квалификация бәяләмәсе узуга, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә каралган чыгымнарның чик күләме шулай ук 120 меңнән 150 мең сумга кадәр артты.

Шул рәвешле, баланы укытуга салым чигерүенең чик күләме, ягъни россиялеләр кире кайтарырга хокуклы сумма – 14,3 мең; белем алу, дәвалану, дарулар сатып алу һ.б. максатларга 19,5 мең сум була.
Чыгымнар буенча социаль салым тотып калуларның барлыгы биш төре каралган:

- хәйрия эшенә;
- укытуга;
– дәвалануга һәм дарулар сатып алуга;
- дәүләтнеке булмаган пенсия тәэминатына, ирекле пенсия иминиятенә һәм гомерне ирекле иминләштерүгә;
- пенсиянең тупланма өлешенә;
- физкультура-савыктыру хезмәтләренә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading