16+

"Россия 1" телеканалы Минтимер Шәймиев хакында документаль фильм күрсәтте (ВИДЕО)

"Россия 1" телеканалы "Шаймиев."В поисках Тартарии" документаль фильмын киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте.

"Россия 1" телеканалы Минтимер Шәймиев хакында документаль фильм күрсәтте (ВИДЕО)

"Россия 1" телеканалы "Шаймиев."В поисках Тартарии" документаль фильмын киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте.

Ул Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышлана. Төп герой - Минтимер Шәймиев тарихта һәм киләчәктә татарларның һәм русларның уртак юлы хакында фикер йөртә.

Кинотасма "Көн артыннан илче килер. Көмеш быргы сузып киләдер. Ай артыннан илче киләдер. Алтын быргы сузып киләдер..." дигән шигырь юллары белән башлана.

Фильм авторы журналист Сергей Брилев "Тартария" атамасының кайдан килеп чыгуын ачыкларга тырыша.

Моның өчен ул беренче булып, Идел буенда урнашкан борынгы Болгар шәһәре күренешләрен тасвирлый. Сергей Брилев бу җирләрне "җәүһәргә" тиңли һәм 922 елда биредә Идел буенда гомер итүче бүгенге татарларның ислам динен кабул итүен билгеләп үтә.

Шуннан соң эзләнүләр аны Казаннан ерак түгел Зөя утрау-шәһәрчегенә алып килә. Анда Сергей Брилев Углич урманнары агачларыннан кисеп ясалган борынгы чиркәү белән таныша. "Безнең сүзебез 500 еллык агачлар һәм меңьеллык ташлар хакында түгел, ә Татарстан Президенты вазифасыннан китеп, инде 80 яшенә җитүче, әлеге тарихи объектларны торгызу эшенә алынучы шәхес турында. Ул, үзе татар кешесе була торып, төбәктәге татарларның һәм русларның да рухи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу эшенә алынган", - дип гаҗәпләнә журналист соңгы елларда Минтимер Шәймиев җитәкләгән "Яңарыш" фонды тарафыннан Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрендә үткәрелүче төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләрен үз күзләре белән күреп.

"Без бу планда матур эшлибез. Бу мактану түгел, бу - кагыйдә", - ди Минтимер Шәймиев Сергей Брилевка җавап итеп.

"Мин тумышым белән Мәскәүнеке. Татарстанга беренче генә килүем түгел һәм республика хакында никадәр күбрәк белгән саен, мин шундый фикергә киләм: руслар һәм татарларның инде күптәннән язмышлары уртак. Аларны бер үк монголлар басып алган, якынча бер үк вакытта бераллалыкка килгәннәр", - ди Сергей Брилев татарлар һәм русларның тарихындагы уртак якларны санап.

Фильм авторы Тартарияне эзләп, Венециягә кадәр бара. Биредәге архивларда Тартария хакында мәгълүматлар саклана. Баксаң, грек теленнән тәрҗемә иткәндә, "Тартария" - Җир чите дигәнне аңлата. Европаның көнчыгышында яшәүчеләр өчен исә киресенчә, ул - Җир башлана торган урын, дип искәртә фильм авторы.

"Монголлар басып алганчыга кадәр, Болгар - Борынгы дөньяның юллар чаты булган. Бүгенге Болгар музееның горурлыгы - искиткеч зур Коръән. Аның авырлы 8 центнер һәм аны бары 4 кеше бергәләп кенә ача ала. Аны Ватиканда бастырганнар. Бу Шәймиевчә", - дип бәя бирә Сергей Брилев.

Фильмда бүгенге көн белән тарих үрелеп бара. Мисал өчен, борынгы Русь һәм Болгарның союздаш дәүләтләр булуы хакында әйтелә. Моны Минтимер Шәймиев та раслый.
Сергей Брилев ерак тарихта Болгар җирләренең басып алынуы, шул ук вакытта монголларның ни сәбәпледер Болгарны кире торгызулары, татар-монгол гыйбарәсе килеп чыгуы хакында да мәгълүматлар бирә.

Журналист Санкт-Петербургта, Шотландиядә дә Тартария эзләрен таба.

Фильмда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Минтимер Шәймиев турында фикерләре белән уртаклаша. "Минтимер Шәрип улы сезнең өчен кем ул?" - дигән сорауга: "Моны берничә сүз белән генә әйтеп булмый. Ул, беренче чиратта, өлкән иптәш, остаз, укытучы, безнең командир", - дип җавап кайтара Президент. "Яңа Россиядә республиканы, аңардагы мирасны саклап калганы өчен без аңа бик рәхмәтле. Хәзер без илдә иң уңышлы субъектларның берсе", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов әлеге документаль фильмда.

Фильмны монда карый аласыз:

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading