16+

Россия автосәнәгатенә ярдәмгә 5,8 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев автомобиль сәнәгате предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы карарны имзалаган. Бүген бастырылган Хөкүмәт карары нигезендә, әлеге максатларга 5,8 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 12 мартында имзаланган 214нче карары нигезендә, Сәнәгать министрлыгына 2015 елда сәнәгать оешмаларына әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен җәлеп ителгән кредитлар буенча...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев автомобиль сәнәгате предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы карарны имзалаган. Бүген бастырылган Хөкүмәт карары нигезендә, әлеге максатларга 5,8 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән.

РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 12 мартында имзаланган 214нче карары нигезендә, Сәнәгать министрлыгына 2015 елда сәнәгать оешмаларына әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләү һәм агымдагы җитештерү эшчәнлеген финанслауга тотылган чыгымнарның бер өлешен кайтаруга субсидия бирү өчен бюджет ассигнованиеләре юнәлдерелгән. Әлеге максатларга акчалар 2015 елда икътисадны үстерү һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренче чираттагы планда каралган.

Имзаланган карар белән әлеге акчаларның бер өлеше автомобиль сәнәгате предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен тотылачак. 4,824 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре Россия оешмаларына РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 18 мартында имзаланган 244нче карары кысаларында көпчәкле транспорт чаралары җитештерүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү өчен бүленә.

Моннан тыш, 1 млрд сум акча РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 8 маенда имзаланган карары нигезендә автотранспорт чараларына ташламалы лизинг программасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading