16+

Россия байларының гадәтләре үзгәргән

Соңгы елларда Россия байларының тормышында да үзгәрешләр бар. Чит илләрдә күчемсез милек алырга теләүчеләр хәзер аны күбрәк арендага бирү ниятеннән чыгып эшли. Берничә миллионлык сәгатьләр алу модадан чыкмаган, әмма патриотлыкны чагылдырып, арзанракларын, үзебезнекеләрен алучылар күбәйгән.

Белгечләр байларның фикерләвендә дә үзгәрешләр бар дип белдерә һәм бу Көнбатыштан килә. Аларга ияреп бездә дә ясалма мехлы туннар, пластик плащлар киючеләр, электрокарларда йөрүчеләр арта. Бүген “люкс” модада түгел.
Кыйммәтле чит ил машиналарына өстенлек бирү гадәте әлегә саклана. Яхталар флотының рәтләре сирәгәя. Запас аэродром итеп икенче гражданлыкка ия булу омтылышы саклана, әмма Лондон белән Париж урынына утрау-дәүләтләр сайлана. “Алтын яшьләр” гадирәк киенә, әмма кыйммәтле машиналардан баш тартмый. Көнбатышта исә бу авыру узган, анда тотылган машина сатып алу гадәти хәл.  

Фото: diasporanews.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading