16+

Россия белән Америка уртак тел тапты

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге штабы «Политзавод» проектын гамәлгә ашыра.

Россия белән Америка уртак тел тапты

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге штабы «Политзавод» проектын гамәлгә ашыра.

- Быел республикадан 800 егет һәм кыз «Җәмәгать әйдама­ны», «Сәяси технологияләр», «Яшь канунчылар» бәйгеләрендә катнашырга гариза биргән иде. Җиңүчеләр яшьләр арасында үткәреләчәк праймериз, ягъни тавыш бирү нигезендә апрель аенда ачыклана. Йомгаклау бәйгесенең темасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Ул - «Дүртенче сәнәгать революциясе», - дип таныштырды «Политзавод» проекты авторы Яна Сирюкова.

Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә 3 февральдә яшь активист­лар: Антон Симонов, Екатерина Граф, Марсель Сираҗиев, Дарина Фролова «сәяси көрәш» мәйданчыгында сәяси фикерләү һәм оратор осталыгында көч сынаштылар. Тышкы сәясәт темасында алар: «Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Америка Кушма Штатларының яңа сайланган Президенты Дональд Трамп уртак тел табарлар. Россия белән АКШ дус булырга тиеш», - дигән уртак фикерне хуп­ладылар.

Спорт һәм допинг мәсьәләсендә фикер алышканда, яшь гвар­дия­челәр спортның сәяси коралга әйләндерелүенә борчылуларын белдерделәр.
- Илләрне дуслаштыручы сыйфатында күзаллана иде бит спорт, ул шулай булырга тиеш тә, - диде Марсель Сираҗиев.
- Россия паралимпиячеләрен уеннарда катнаштырмау, гомумән, акылга сыймаслык гамәл, - диде Дарина Фролова.

Казан федераль университетының яшь укытучысы Марсель Сираҗиев мәгариф темасына «фикер бәйгесендә» электрон укыту алымы ул өстәмә чара гына булырга тиеш, укытучының балалар белән турыдан-туры аралашуы мөһим дип белдерде һәм аудиториядәге яшь гвардиячеләр тарафыннан көчле теләктәшлек тапты. Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында Татарстан вәкиле Олег Морозов рәислегендәге жюри да Марсель Сираҗиевны бәйгенең чираттагы этабы җиңүчесе, дип белдерде. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең күчмә Кубогы Марсельгә тапшырылды.

- Тәҗрибә туплауда, сәясәт белеменә ирешүдә «Политзавод» бик кирәкле башлангыч. Бәлки, шушыннан киләчәктә Татарстанның, хәтта Россиянең сәясәт йолдызлары, танылган сәясәтчеләре чыгар, - диде Олег Морозов.



«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев яшьләрне җәмәгать тормышында актив катнашырга чакырды. «Үзеңне танытуда «Политзавод» - менә дигән мәйданчык», - диде ул.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең, «Яшь Гвардия»нең төбәк штабының рәсми сайтларындагы яшьләргә кагылышлы программа-чаралар белән даими танышып бару, әлеге чараларда катнашу зарур. Бу - үзеңне таныту мөмкинлеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading