16+

«Россия буенча милли сәяхәт» китабын тәкъдим итү уңаеннан  зур концерт булачак

Концерт 2022 елның 21 нче апрелендә 17.00 сәгатьтә үтәчәк.

Концерт 2022 елның 21 нче апрелендә 17.00 сәгатьтә үтәчәк.

21 апрельдә  «Сабантуй» журналы нәшер иткән «Россия буенча милли сәяхәт» китабын тәкъдим итү уңаеннан, «Салават күпере» редакциясе, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, «Россия буенча милли сәяхәт» дип исемләнгән концерт үткәрә.  
Программада: 

– «СалаваTik» төркеме чыгышы.
– Төрле милләт вәкилләренең җыр-биюләре.
– Бүләкләр уйнату.
Бәйрәмдә балалар өчен татарча журналлар һәм китаплар сату да оештырылачак.

«Россия буенча милли сәяхәт» китабы Россиядә яшәүче 10 милләтнең гореф-гадәтләре, милли ризыклары, тел үзенчәлекләре, милли киемнәре, бәйрәмнәре, танылган шәхесләре белән таныштыра. Китапта халык мәкальләре, кызыклы фактлар да урын алган. Ә махсус катыргы карточкалар милли киемнәрне яхшырак күзалларга булыша.

Рамилә Уваева, «Россия буенча милли сәяхәт» китабы авторы, «Сабантуй» журналының әдәби мөхәррире: 

«2021 ел Татарстанда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителгәч тә, «Сабантуй» журналын укучыларыбызны журнал битләре аша төрле милләтләр, аларның үзенчәлекләре белән таныштыру теләге туды. Шулай итеп без «Милли сәяхәт» дигән бәйге башлап җибәрдек. Ул ел дәвамында алып барылды. Һәр сан саен бер милләтне алып, аны төрле яклап ачарга тырыштык. Рәссам Надежда Нечаева бу язмаларны бик матур рәсемнәр белән бизәде. Шул рәвешле, ел дәвамында Россиядә яшәүче 10 милләт турында бик бай, үзенчәлекле материал тупланды һәм «Сабантуй» журналының 10 санына таралган әлеге материалны бер китапка туплап чыгару идеясе туды».
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading