16+

Россия чаңгычылары “Тур де Ски”да беренче биш урынны яулады

Беренче урынга Александр Большунов лаек булды.

Россия чаңгычылары “Тур де Ски”да беренче биш урынны яулады

Беренче урынга Александр Большунов лаек булды.

Италиянең Тоблахында уза торган “Тур де Ски” күп көнлек  чаңгы ярышларында Россия спортчысы Александр Большунов индивидуаль  узышларда беренче урынны яулады.

Ул 15 чакрым араны 32 минут 49,6 секунд эчендә узган.

Икенче урында Денис Спицов (8,3 сек калыша), өченчедә Иван Якимушкин (13,9), дүртенчедә Алексей Червоткин (19,2),  бишенчедә Артем Мальцев (21,8).

Большунов узган  сезонда “Тур де Ски”ның гомуми зачетларында һәм Дөнья кубогында җиңү яулаган иде, дип хәбәр итә “Интерфакс”. 

 

Фото: Laurent Salino/Agence Zoom via Getty Images

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading