«Танкистлар берлеге» Россия Герое Дамир Исламов экипажы исемендәге танк батальоны төзергә тәкъдим иткән.
Шул хактагы мөрәҗәгатьне РФ Саклану министрлыгына һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрергә ниятлиләр, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына «Танкистлар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов.
«Россия Герое Дамир Исламов экипажы исемендәге аерым танк батальоны төзү турындагы мәсьәлә кичә Россия Танкистлар берлегенең идарә утырышында хәл ителде. Беренче чиратта без шундый инициатива белән чыктык, Чиләбе һәм Түбән Новгородтагы коллегаларыбыз аны хуплады», - дип белдерде Альберт Гыймалетдинов.
Татарстанда туган Дамир Исламов Украинадагы махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеменә иң беренчеләрдән лаек була. Өлкән лейтенант хәрби операциядә тәүге көннәрдән үк катнашкан.
Татар Информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар