16+

Россия халкының 64%ы Путинның яңадан Президент итеп сайлануын тели

Россия халкының 64 проценты 2018 елда Владимир Путинның Россия Президенты итеп яңадан сайлануын тели, 22 проценты исә президентны алыштыру ягында. Бу хакта "Левада-үзәк" сораштырулары мәгълүматлары дәлилли, дип яза "Татар-информ".

Сораштыруда катнашучыларның 14 проценты бу сорауга төгәл җавап бирергә кыенсынган. Әгәр дә алдагы якшәмбедә сайлаулар үтсә, Путин тавышларның 48 процентын алган булыр иде.
КПРФ һәм ЛДПР партияләре башлыклары Геннадий Зюганов һәм Владимир Жириновский исә 3әр процент тавыш җыйган булыр иде. Россия халкының 19 проценты әлегә кемгә тавыш бирәселәрен ачыкламаган. Тагын 10 проценты сайлауга бару-бармауларын да хәл итмәгән, 13 процентының бармаячакларында шикләре юк.

Сораштыру 31 марттан 3 апрельгә кадәр 18 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 48 Россиянең төбәгендәге 137 торак пунктта үткәрелгән, анда 1,6 мең кеше катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading