16+

Россия хәрбиләре Сүриядә сугышмаячак

- Россия хәрбиләре Сүриядә гаскәри операцияләрдә катнашмаячак, - дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. - Мәскәү Димәшкъка хакимият белән оппозиция килешү нокталарын эзләүдә һәм Сүриянең сәяси киләчәге буенча килешүләргә ирешүдә ярдәм итәргә әзер, - дип өстәде. "Новости" РМА хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты В.Путин Нью Йоркка БМО Генераль ассамблеясының 70...

- Россия хәрбиләре Сүриядә гаскәри операцияләрдә катнашмаячак, - дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. - Мәскәү Димәшкъка хакимият белән оппозиция килешү нокталарын эзләүдә һәм Сүриянең сәяси киләчәге буенча килешүләргә ирешүдә ярдәм итәргә әзер, - дип өстәде.

"Новости" РМА хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Президенты В.Путин Нью Йоркка БМО Генераль ассамблеясының 70 нче сессиясенә баргач, Америка журналисты Чарли Роузга CBS һәм PBS телеканаллары өчен биргән әңгәмәсендә:

- Бу хәрби хәрәкәтләрдә безнең хәрбиләр катнашмаячак, сугышмаячак дигән сүз, - диде.

- Сез авацион һөҗүмнәр турындамы? - дип ачыкламакчы булды журналист.

- Мин территориядә сугыш, хәрби хәрәкәтләрне, пехотаны, моторизацияләнгән частьләрне күз алдында тотам, - диде Путин.

Россия алга таба да Сүриянең рәсми хакимиятенә оппозиция белән диалог өчен ярдәм итәргә әзер.

- Без теләсә кайсы илдә, шул исәптән Сүриядә дә сәяси характердагы мәсьәләләр, барыннан да элек, аның халкы белән хәл ителергә тиеш дип саныйбыз, - диде Россия Президенты. - Без Мәсәкүдә нәкъ шуның өчен оппозиция вәкилләре белән Асад хөкүмәте вәкилләренең очрашулар сериясен оештырдык. Без уңайдан Женева конференциясендә катнаштык. Без алга таба да ике якны, рәсми хакимиятне, оппозицияне бер-берсе белән килешүгә этәреп, бу юнәлештә ярдәм итәргә әзер, - дип белдерде Россия лидеры.
http://tat.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading