16+

Россия иң бәхетле хезмәткәрләр рейтингында 10 нчы урында

Швециянең Universum компаниясе уздырган тикшеренүләр буенча, Россия иң бәхетле хезмәткәрләр рейтингында унынчы урынны били, дип яза The Independent газетасы.

Швециянең Universum компаниясе уздырган тикшеренүләр буенча, Россия иң бәхетле хезмәткәрләр рейтингында унынчы урынны били, дип яза The Independent газетасы.

Экспертлар 55 илнең 250 мең хезмәткәреннән сораштыру уздырган. Исемлекне төзегәндә хезмәткәрнең эшеннән канәгать булу дәрәҗәсе, үз эшенә карата нинди мөнәсәбәттә булуы кебек факторлар искә алынган. Иң бәхетле хезмәткәрләр Бельгиядә, Норвегиядә, Американың Коста-Рика республикасында яши ди. Дүртенчедә - Дания, бишенчедә - ЮАР, алтынчы урында - Австрия. Алга таба исемлекне Швейцария, Греция һәм Чехия дәвам итә. Унынчы урында - Россия. Рейтинг ахырын Марокко, Нигерия һәм Япония йомгаклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading