16+

Россия халкы диңгезгә оча. 450 мең сумга!

Ә сез акча юк дисез...

Ә сез акча юк дисез...

Көтмәгәндә, кисәк кенә Россиядән Мисыр һәм Төркиягә очучы самолетларга билет бәяләре арткан. Билгеле булганча, Владимир Путин боерыгы нигезендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә эшсез көннәр дип игълан ителде. Санитар-эпидемиологик вазгыятьне яхшырту максатыннан игълан ителгән ял көннәрендә ил халкы өйдә генә утырмаска җыена бугай. Диңгез ярларында ял итәсе килә аларның.

Аерым алганда, бер якка гына очу да 450 меңгә төшә икән. Бер пассажирга бит бу! Туристик оешмалардан алынган хәбәрләргә караганда, Мисыр һәм Төркиягә очучы барлык рейсларга да урыннар алынып беткән икән. Аңлашылганча, бу илләрдәге отельләр, кунакханәләр дә шыплап тулачак.

29 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Хургадага очу 62 мең сумнан башлап, 450 мең сумга кадәр җиткән. Шарм-әл-Шейхка очарга теләсәң, 50 мең сумнан 305 сумга кадәр түләргә туры килгән. Мәскәүдән Төркиягз - Антальяга очу бәясе исә 352 мең сум тәшкил иткән.

Ә сез акча юк дисез...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading