«Ромир» тикшерү холдынгы россиялеләрнең хезмәт хакларыннан риза булу-булмавы турында сораштыру уздырган.
Социологик сораштырулар нәтиҗәсендә Россия халкының күпчелеге хезмәт хакларыннан канәгать булулары турында белдергән.
Ягъни респондентларның 58% керемнәреннән канәгать, ә сораштырылган кешеләрнең 73%ы үз эшләрен ошатулары хакында әйткән.
27% эш урыннарыннан канәгать булмауларын белдергән.
Эш урыннарыннан һәм хезмәт хакларыннан канәгать россиялеләрнең күпчелеге (80%ы) Үзәк һәм Себер округларында яши. Эш урыныннан риза булмаучыларның күпчелеге Көньяк (58%ы) һәм Урал (65%ы) федераль округларында гоер итә. Респондентларның 32%ы үзләрен эшләренә карата азрак хзмәт хакы алалар дип саный.
Сораштыруда Россиянең төрле төбәгендә яшәүче 800 кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Каян аласыздыр бу мэгьлумэтлэрне мин шаккатам, кышка кердек акча ипи бн тулэугэ житсэ дип Яши халык 12-16мен нэрсэгэ житэ ул,эх сез....
0
0
0
0
Кемнэргэ мондый сорау бирделэр икэн..800чиновниккамы?
0
0