16+

Россия хөкүмәте гаиләләргә тагын ярдәм әзерлиме?

Илдә хәерчеләр санын киметү максатыннан, адреслы ярдәм чарлары әзерләнә.

Илдә хәерчеләр санын киметү максатыннан, адреслы ярдәм чарлары әзерләнә.

Россиядә хәерчеләр санын азайта торган социаль ярдәм чаралары әзерләнә. Бу хакта РБКга интервью вакытында Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин белдергән.
"Россия Президенты тарафыннан 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә адреслы түләүләр буенча әйтелгән сүзләрне тулысынча хуплыйм. Бу алга таба һәм ничек хәрәкәт итәргә мөмкин булуы үрнәге", - дип билгеләп үткән ул.
Кудрин сүзләренчә, бу ил өчен адекват һәм зур саннар. "Асылда, бу берничә йөз миллиард сум. Алар ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк".
Хисап палатасы җитәкчесе Россия халкына тагын нинди ярдәм әзерләнәчәге хакында белдертмәгән. “Моны хөкүмәт эшләсен. Аның үз моделе бар”, - дип кенә әйткән Кудрин. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading