16+

Россия Хөкүмәте кредит каникуллары кертергә тәкъдим итә

Кредит каникуллары Россиядә коронавирус пандемиясе вакытында 2020 елның 20 мартыннан 2021 елның 30 сентябренә кадәр һәм 2021 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр гамәлдә булды.

Кредит каникуллары Россиядә коронавирус пандемиясе вакытында 2020 елның 20 мартыннан 2021 елның 30 сентябренә кадәр һәм 2021 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр гамәлдә булды.

Россия Хөкүмәте гражданнарга кредит каникуллары кертү тәкъдиме белән чыккан. Закон проектын Хөкүмәт вәкилләре Дәүләт Думасына юллаган. Кредит каникуллары 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ихтыяҗ булган очракта, бу каникуллар срогын Хөкүмәт озайтачак. Документта, шулай ук, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуны регламентлаучы рөхсәт һәм лицензия процедураларын, шулай ук РФдә иминият эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен җайга салу үзенчәлекләре билгеләнгән.

Кредит каникуллары Россиядә коронавирус пандемиясе вакытында 2020 елның 20 мартыннан 2021 елның 30 сентябренә кадәр һәм 2021 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр гамәлдә булды. Бу режим кредит буенча түләүләрне кичектереп торуны яки кредит килешүе шартларын үзгәртүне — мәсәлән, түләүләр күләмен киметүне күздә тота.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading