16+

Россия хөкүмәте яңа ярдәм әзерли. Кемгә?

Россия Министрлар Кабинеты бәяләр артуны компенсацияләү өчен пенсионерларга һәм балалы гаиләләргә яңа түләүләр әзерли.

Россия Министрлар Кабинеты бәяләр артуны компенсацияләү өчен пенсионерларга һәм балалы гаиләләргә яңа түләүләр әзерли.

Беренче вице-премьер Белоусов билгеләп үткәнчә, санкцияләр кертелгәннән соң, беренче өч атна эчендә товарларның бәясе җиде көн эчендә уртача 2 процентка арткан.

Россия хөкүмәте бәяләр артуны компенсацияләү өчен  пенсионерларга, балалы гаиләләргә һәм аз керемле гражданнарга яңа түләүләр кертү өстендә эшли. Бу хакта Федерация Советы каршында чыгыш ясаган беренче вице-премьер Андрей Белоусов белдерде.

Аның сүзләренчә, санкцияләр кертелгәннән соң азык-төлек бәясенең атналык үсеше уртача 2 процент тәшкил иткән. Мондый вәзгыять беренче өч атнада күзәтелде, дип ачыклык кертте Белоусов.

"Кызганычка каршы, чит илдән товар кертү белән беррәттән, товарларга бәяләр үсте, шуның белән шау-шу купты. Россия хөкүмәте әлеге проблема өстендә эшли,- - диде Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. 
Белоусов ассызыклаганча, хәзерге вакытта вәзгыять тотрыклы һәм тулысынча контрольдә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    2%ка түгел, 2 тапкыр артты, 3 булмаса

    Мөһим

    loading