16+

Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына Фәрит Мөхәммәтшин керде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтында хәбәр ителә.

«Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга» — диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйган боерык текстында.

Элегрәк Россия Федераль Җыенына юллама кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеге турында белдерде.

Владимир Путин ил Конституциясендә Россия Дәүләт Советының статусын һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Дәүләт Советы статусын Россия Конституциясендә беркетү — законлы карар, чөнки бу структура үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading