16+

«Россия лидерлары» бәйгесе ярымфиналына Татарстаннан 49 катнашучы үткән

Татарстан «Россия лидерлары 2020» бәйгесендә катнашучы топ-5 Идел буе регионы исемлегенә кергән.

Татарстан «Россия лидерлары 2020» бәйгесендә катнашучы топ-5 Идел буе регионы исемлегенә кергән.

Ярымфинал ярышлары Түбән Новгородта үтәчәк. Анда Татарстаннан 49 кеше катнаша, дип хәбәр итә бәйгенең матбугат үзәге.

Ярымфиналга 335 катнашучы үткән. Түбән Новгородтан - 48, Самара өлкәсеннән - 41, Башкортстаннан - 50, Татарстаннан 49 кеше яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, бәйгенең ярымфиналына чакырылган.

Ике мөһим ярымфинал 1нче һәм 2нче февральдә узачак. Катнашучыларга үзләренең лидерлык сыйфатларын күрсәтеп, финалга чыгу өчен көрәшергә туры киләчәк.

2 февраль кичендә нәтиҗәләр ясалып, финалга чыгучыларны билгеләячәкләр һәм алар Сочига чакырылачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading