16+

Россия милли драма театры Казанда кунакта

1 апрельдән Татарстанда Россия милли драма театрының гастрольләре башлана. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Санкт-Петербургтан килгән кунаклар тамаша куячак. Әлеге чара “Росконцерт” ярдәме белән Мәскәү, Татарстан һәм Якутиядә оештырыла.

1 апрельдән Татарстанда Россия милли драма театрының гастрольләре башлана. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Санкт-Петербургтан килгән кунаклар тамаша куячак. Әлеге чара “Росконцерт” ярдәме белән Мәскәү, Татарстан һәм Якутиядә оештырыла.

Казанда Россия милли драма театрының программассы Николай Мартонның иҗади кичәсеннән башлана. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә “Вертинский. Русский Пьеро” һәм “Маузер” әсәрләре уйналачак.

Иҗади кичә һәм спектакльләрдән кала, Татарстанда “Нәүрүз” форумы кысаларында театрның техник хезмәткәрләре өчен укыту программасы да оештырылачак. 

— Без бик бәхетле! Ниһаять, эпидемиологик вәзгыять аркасында кичектереп торган проектларыбызны чынга ашыра алабыз. Татарстан Республикасы белән без һәрвакыт элемтәдә. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, Россиянең милли театрлар берлегенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры да керде, - диде Россия милли драма театрының җитәкчесе Сергей Емельянов.

“Росконцерт” җитәкчесе Андрей Малышев сүзләренчә, бу елны 260 театрның гастрольләре оештырылачак. Димәк, Россия Федерациясе киңлегендә урнашкан театрларның яртысы тәҗрибә белән уртаклаша алачак. Гастрольләрдә катнашучы барлык оешмаларның юл өчен чыгымнары каплана.

Казанда уйналачак әсәрләр Камал театрының программасыннан бик нык аерыла. “Маузер” спектакленең премьерасы пандемия башында, тамашачыларсыз уза.

Бу Россия театры тарихы өчен яңалык. “Маузер” һәм  “Вертинский. Русский Пьеро” әсәрләре бик үзгә. Алар арасында аерма нәрсәдән гыйбарәт булганын беләсегез килсә, залда урын алып калырга ашыгыгыз!
Билетларны Пушкин картасы ярдәмен алырга мөмкин.

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading