16+

Россия миллиардерының сигез яшьлек улы елгада батып үлгән

Малай причалдан бозга сикереп төшкән дә ул ярылып, су астына киткән.

Малай причалдан бозга сикереп төшкән дә ул ярылып, су астына киткән.

Күрәсең, бу айда боз астына китүләр тәмамланмаячак.
24 гыйнвар көнне тагын бер фаҗига турында билгеле булды- миллиардер Станислав Логуновның 8 яшьлек улы Нева акваториясендә боз астына төшеп китеп үлгән. Баланың гәүдәсен эзләүне әле дә дәвам итәләр, саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Фаҗига 24 гыйнварда килеп чыккан. Ул кичне игезәк туганнар Всеволожск районы Новосаратовка авылында 25 яшьлек апалары белән елга яры буйлап йөргәннәр. Бер мизгелдә хатын игьтибарын читкә юнәлтә, ә малайларның берсе причалдан бозга сикереп төшкән, боз ватылган да, бала су астына киткән.

SHOT телеграм-каналы язганча, апасы энесен коткарырга ташлангач, үзе дә чак кына батмый кала. Хатын-кыз бата башлагач, троска тотынып чыга алган. Баланың гәүдәсен һаман эзлиләр.

"Җинаять эше буенча кирәкле тикшерү гамәлләре башкарыла. Җинаять кылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны билгеләү буенча чаралар күрелә ", - дип хәбәр итә Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
Һәлак булган малайның әтисе - Станислав Логунов, бизнес-коуч, радиотапшырулар алып баручы, "Мегамейд" компаниясе советы рәисе. "Эшлекле Петербург" миллиардерлары рейтингында 213 нче урынны яулаган, 2,8 млрд сум акчасы бар дип исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк тагын бер коточкыч һәлакәт булды - Петербургта яшәүче хатын Оредежи елгасында качману вакытында батып үлгән. Хатын-кызның гәүдәсен 19 гыйнвар киченнән бирле таба алмыйлар.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading