16+

Россия мәктәпләренә иҗтимагый-сәяси тематика буенча атналык сыйныф сәгатьләре кертеләчәк

Россия мәктәпләрендә иҗтимагый-сәяси тематика буенча атналык сыйныф сәгатьләре кертеләчәк. Бу хакта РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков "класслы марафон" вакытында хәбәр итте.

«Бүген без сыйныф сәгатьләре программасын эшлибез, 32 атна саен иҗтимагый-сәяси календарь белән балалар белән сөйләшү үткәреләчәк», — дигән Новиков «Интерфакс»ка.

Аерым алганда, мондый сыйныф сәгатьләрендә Россиянең милли куркынычсызлыгы стратегиясе темалары буенча фикер алышу планлаштырыла. Алар арасында: «Кеше тормышы, абруе, хокуклары һәм ирекләре», «Патриотизм», «Ныклы гаилә», «Иҗади хезмәт», «Халыкның тарихи хәтере» һ. б. бар.

Новиков шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясендә мәктәпләрдә тәрбия буенча киңәшче вазыйфаларына конкурс дәвам итә, аңа 45 мең гариза бирелгән. Ул искәрткәнчә, мәктәпләрдә тәрбия буенча киңәшче вазыйфасы педагогларны артык эштән арындыру өчен кертелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading