16+

Россия мәктәпләрендә футбол дәресе кертелә

Пилот төбәкләрнең берсе – Татарстан.

Пилот төбәкләрнең берсе – Татарстан.

Россиядә яңа уку елы башыннан футбол дәресе үткәрү рөхсәт ителде. Ул мәктәпләрдә өченче физкультураны алмаштырачак. Бу хакта Россия футбол союзы хәбәр итте.

Шул рәвешле мәктәпләрдә малайлар һәм кызлар да футбол комбинацияләре, туп белән идарә итүнең база алымнарына өйрәнә алачак. Моннан тыш үз төбәгендә, Россиядә һәм дөнья күләмендә футболның бүгенге хәле, тарихы турында да өйрәтеләчәк.

2021 елда мәктәпләрдә футбол үсеше стратегиясенең барлык элементларын комплекслы гамәлгә ашыру өчен өч пилот төбәк сайлап алынды. Алар – Түбән Новгород, Свердловск өлкәләре һәм Татарстан Республикасы. Соңрак әлеге практика барлык төбәкләрдә дә кулланылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading