16+

Россия Премьер-министры КФУга ректор билгеләде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин алдагы биш елга КФУ ректоры билгеләү турында документы имзалады

Россия Премьер-министры КФУга ректор билгеләде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин алдагы биш елга КФУ ректоры билгеләү турында документы имзалады

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Илшат Гафуровны өченче срокка КФУ ректоры итеп билгеләп кую турындагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Гафуров Илшат Рәфкать улын 5 елга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе ректоры итеп билгеләргә», — диелә документта.

Гафуров - физика-математика фәннәре кандидаты (1989 елдан), икътисад фәннәре докторы (2005 елдан), профессор (2008 елдан). 2010 елдан югары уку йорты җитәкчесе вазифасын били. Ул шулай ук Татарстан югары уку йортлары ректорлары советы рәисе булып тора.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading