16+

Россия Президенты һәлак булган чик буе сакчыларының гаиләләренә 5 миллион сумлык түләүләр билгеләде

Россия президенты Владимир Путин Украина, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы белән чиктә һәлак булган чик буе сакчыларының гаиләләре өчен 5 млн сумлык түләүләр билгеләде. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. 

"Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция уздыру районнарына тоташкан участокларда Россия Федерациясе дәүләт чикләрен саклау бурычларын турыдан-туры үтәгән федераль иминлек органнарының чик буе органнары хәрби хезмәткәрләре һәлак булган (вафат булган), яки имгәнгән (яраланган, контузия алган) яки күрсәтелгән бурычларны үтәгәндә алынган авырулар нәтиҗәсендә хәрби хезмәттән киткән көннән алып бер ел үткәнчегә кадәр үлгән хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләсенә тигез өлешләрдә 5 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләнә", - диелә указда.

Шул ук вакытта дәүләт чиген саклау барышында җәрәхәт алган хәрбиләргә берьюлы 3 млн сум түләнәчәк.
Билгеләп үтелгәнчә, указ имза салынган көннән үз көченә керә һәм 2022 елның 24 февраленнән барлыкка килгән очракларга кагыла. Шул рәвешле, документ кире көчкә ия.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading