16+

Россия Президенты Владимир Путин бүген РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашу уздырды

Россия Президенты Владимир Путин бүген РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән яңа составта онлайн-очрашу уздырды.

Россия Президенты Владимир Путин бүген РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән яңа составта онлайн-очрашу уздырды.

Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова катнашты, ул быел палата составына керде.

Фишман Владимир Путинга Татарстанда төзекләндерү буенча киң колачлы программалар һәм аларны гамәлгә ашырганда төп җирлек булган халыкның катнашу принцибы турында сөйләде. Җавап итеп Россия Президенты Татарстанны ТАССР юбилее белән котлады һәм Казанның көчле темплар белән үсүен, бөтен илгә административ эш сыйфатын һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте. Россия Президенты үзенең 2000 елда Татарстан башкаласына визитын искә төшерде - ул вакытта республикада тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру бара иде. 

Владимир Путин шулай ук халыкның программаларны гамәлгә ашыруда катнашуының мөһимлеген билгеләп үтте. "Халыкның фикерен белергә һәм аларның мәнфәгатьләрен хакимиятнең барлык органнары да исәпкә алырга тиеш - ул шулай булырга тиеш тә - диде ул Наталия Фишман-Бекмамбетовага әңгәмәне тәмамлап. - Бу иҗтимагый палата эшчәнлегенең бер юнәлеше!"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading