16+

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән мөрәҗәгатен Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә тыңлаячак

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасы белән мөрәҗәгать итә.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән мөрәҗәгатен Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә тыңлаячак

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасы белән мөрәҗәгать итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Россия Президентының чыгышын Мәскәүдә тыңлый.

Әлеге чара 12:00дә «Манеж» күргәзмәләр залында булачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юллама тантанасына 1,3 мең кеше киләчәк. Чарада Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очрашачак.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading