16+

Россия составында дүрт яңа субъект барлыкка килде

Россия Президенты Владимир Путин илгә яңа төбәкләрне кушу турындагы шартнамәләргә кул кую тантанасында «Үз җиребезне бөтен көчебез һәм бөтен чаралар белән саклаячакбыз», - дип белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин илгә яңа төбәкләрне кушу турындагы шартнамәләргә кул кую тантанасында «Үз җиребезне бөтен көчебез һәм бөтен чаралар белән саклаячакбыз», - дип белдерде.

Владимир Путин Донецк, Луганск халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия составына алу турындагы килешүне имзалады.Тантаналы чара Зур Кремль сараеның Георгий залында узды.

Чара Россия геройлары истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.

РФ президенты белән килешүне Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин, Луганск халык республикасы башлыгы Леонид Пасечник, Херсон өлкәсенең хәрби-граждан хакимияте башлыгы Владимир Сальдо, Запорожье өлкәсенең хәрби-граждан өлкәсе башлыгы Евгений Балицкий имзалады.

«Бу миллионлаган кешенең теләге. Луганск һәм Донецк өлкәсендәге, Херсон һәм Запорожьедагы кешеләр безнең гражданнар була. Һәрвакытка», – диде үз чыгышында Владимир Путин.

Тантаналы чарадан соң Россия гимны уйнады, катнашучылар: «Россия! Россия!» дип кычкырып алкышлады.

Донецк, Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар 23-27 сентябрьдә узды. Аның нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүчеләр бертавыштан диярлек терриориятләрнең Россия составына керүен яклады.

«Без үз җиребезне бөтен көчебез һәм бөтен чаралар белән саклаячакбыз, үз кешеләребезнең имин тормышын тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Халкыбызның бөек азатлык миссиясе шунда», - диде Владимир Путин.

Ил башлыгы сүзләренчә, җимерелгән шәһәрләр һәм бистәләр төзекләндереләчәк.

«Сәнәгать предприятиеләрен, заводларны, инфраструктураны, пенсия һәм социаль яклау белән тәэмин итүне, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасын яңартачакбыз һәм үстерәчәкбез. Әлбәттә, куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү буенча да эшләячәкбез», - диде Владимир Путин.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading