16+

Россия спорты дәрәҗәсе МИНЕПС кулында

13 - 15 июнь көннәрендә Казан физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазыйфаи затларның VI халыкара конференциясен (кычкача МИНЕПС) кабул итә.

13 - 15 июнь көннәрендә Казан физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазыйфаи затларның VI халыкара конференциясен (кычкача МИНЕПС) кабул итә.

МИНЕПС - физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә интеллектуаль һәм техник белемнәр уртаклашу чарасы. Ул ЮНЕСКО канаты астында оештырыла. Мондый төр беренче конференция 1976 елда Парижда була. Соңыннан алар Мәскәү (1988), Пунта-дель-Эсте (1999, Уругвай), Афина (2004), Берлин (2013) шәһәрләрендә узды. Зур халыкара спорт ярышлары уздыру тәҗрибәсе әлеге чараны Казанга алып килде. Биредә 42 илнең спорт министры, 60 илнең профильле министрлыклар һәм ведомство җитәкчеләре урынбасарлары катнаша. Барлыгы 400гә якын зур кунак көтелә.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белдерүенчә, әлеге конференция Россиянең спорт өлкәсендә какшаган дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.

-Биредә дөнья спортын үстерү, шул исәптән допинг мәсәләсе дә күтәреләчәк. Бүген Россиягә шикле карашларны күп күзәтергә була. Бездә бары тик пычрак спорт кына хөкем сөрә дигән ялган фикер формалашты. Конференция Татарстан мисалында ил мөмкинлекләрен күрсәтәчәк. Чит ил кешеләре спорт өлкәсендә нинди эшләр башкарылачагын күрәчәк. Бу безгә карата мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртер дип уйлыйм, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading